+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда эшкуарлар саны арта

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада «Бизнес яса» эшкуарлык интенсивы узды.

Башкортстанда эшкуарлар саны арта
Башкортстанда эшкуарлар саны арта
Ул 200дән артык эшкуарны һәм үзмәшгульне җыйды, дип хәбәр итә төбәк Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы.

"Төбәктә әлеге проектны актив гамәлгә ашыру үз җимешләрен бирә. Бүген Башкортстанда эшкуарлар саны тотрыклы үсә. Монда гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары да мөһим роль уйный. Бизнес-оешмаларга бу мөмкинлекләр турында даими рәвештә хәбәр итәргә һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мондый чаралар оештырырга кирәк", -диде эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Гордиенко.

Панель дискуссия әлеге форумның үзәк вакыйгасы булды. Катнашучылар үзләренең уңыш тарихлары белән уртаклашты, өзлексез укытуның һәм үзгәрүче базар шартларына җайлашуның әһәмиятен ассызыклады. Кече һәм урта бизнеска дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм чараларына аерым игътибар бирелде.

Фото: "cmbrb.ru"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: