Русия Президенты Владимир Путин указы белән игълан ителгән “Экология” гомумдәүләт проекты яңа Русия тарихында урманнарны саклау һәм тергезү юнәлешендәге иң зур масштаблы чара буларак кабул ителде. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, әлеге проект кысаларында ил буенча барлыгы 280 миллион төп агач утыртылды. Моңа кадәрге чорны исәпкә алып кабул ителгән әлеге документка ярашлы, ил буенча “яшел калканы”быз тагын да 1,55 миллион гектарга артырга тиеш. Бу – якынча 880 миллион төп төрле агач үсентеләре, дигән сүз.
Соңгы елларда гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган “Урманнарны саклыйбыз” һәм халыкара дәрәҗәдә билгеләнгән “Хәтер бакчасы” акцияләре дә илебезне яшелләндерүдә мөһим роль уйнады. Соңгысы Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның истәлегенә багышланды һәм әлеге чара кысаларында илдә 38 миллион төп агач утыртылды.
Әйтергә кирәк, быел әлеге акция йомгаклары буенча Башкортстан илдә иң күп агач утыртучылар исемлегендә, Тверь һәм Ырынбур өлкәләреннән кала, почетлы өченче урынга лаек булды. Русиянең экология һәм табигый ресурслар министры Сергей Аноприенко сүзләренә караганда, быел “Хәтер бакчасы” акциясе буенча билгеләнгән максатлы күрсәткеч 42 процентка арттырып үтәлгән. Ә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников әлеге юнәлештә уңышлы эшләүче 10 төбәк арасында Башкортстан урманчылары хезмәтен дә билгеләде.
Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов акция йомгаклары буенча журналистлар белән очрашуда быел шәһәр һәм район биләмәләрендә 2,25 миллион төп яшь үсенте утыртылуы турында хәбәр итте. Бу – “яшеллек дөньясы” тагын да 663 гектарга артты, дигән сүз. Экологик-патриотик чарада 133 меңнән күбрәк башкортстанлы катнашты.
Биш ел элек кабул ителгән “Экология” гомумдәүләт проекты буенча билгеләнгән максатларга ирешелде. Соңгы елларда экология, тирә-як мохит сафлыгын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт проекты Башкортстан мохитендә нинди эз калдырды? Федераль әһәмияттәге чаралар арытаба дәвам итәчәкме?
Илнең Урман хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, ел дәвамында барлыгы 100 миллион төп чамасы төрле агач-куак үсентесе утыртыла. Шушы ук чыганак мәгълүматларына караганда, ил буенча 1,4 миллион гектар мәйданда урман тергезелә. Русиянең гомум мәйданының 46 процентын урманнар биләвен исәпкә алганда, әлеге күрсәткеч аз түгел.
“Яшел калкан”ыбызны ышанычлы тотуда Башкортстан республикасының да өлеше зур. “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты тормышка ашырыла башлаган вакыттан алып, республикада тергезелгән урманнарның гомум мәйданы 77 мең гектардан арткан. Агач утырту күләме буенча Башкортстан федераль округта – беренче, ә агач чималы запасы буенча бишенче урында тора.
– Республикада ел саен урманнар киселгән мәйданга караганда күбрәк тергезелә. Урман фонды җирләрен агач чималы хәзерләүдә сакчыл һәм нәтиҗәле куллану бурычы үтәлә. Шул рәвешле, без агач эшкәртү сәнәгате мәнфәгатьләрен өстен кую белән чикләнмибез, икътисад һәм экология балансының төгәл үтәлешен контрольдә тотабыз, – диде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Урман хуҗалыгы министрлыгының узган ярты елда дәүләт программалары үтәлешен карауга багышланган Хөкүмәт утырышында.
Белешмә. 2012-18 елларда республикада ел саен тергезелгән урман мәйданы уртача 12 мең гектардан артмаган булса, 2019 елдан, ягъни гомумдәүләт проекты гамәлгә кергән чордан башлап, күрсәткеч ел саен 15әр мең гектарга җиткән. Соңгы биш елда урманнарны кисү һәм тергезү балансы 30 процентка артып, уртача 114 процентка җиткән.
– Сыйфатлы үсентеләр үстерү беренче чиратта орлыкчылык, урман агачларының орлыгын хәзерләү белән шөгыльләнүче юнәлешләргә бәйле, – ди тармак министры Марат Шәрәфетдинов. – Ел башыннан без 2,5 мең тонна орлык тупладык һәм шуның 90 проценттан артыгы зур ихтыяҗ белән файдаланылучы ылыслыларга карый. Ел ахырына кадәр кимендә 3 мең тонна орлык хәзерләү бурычы тора. Әйтергә кирәк, аның 320 килограммы яхшыртылган үзенчәлекләргә ия булырга тиеш.
Гомумдәүләт проекты кысаларында билгеләнгән чаралар арасында урман янгыннарына каршы көрәшү юнәлеше дә аерым игътибарга лаек. Узган ярты елда, ведомство җитәкчелеге сүзләренә караганда, урман янгыннары мәйданы норматив буенча 3596 гектардан артмаска тиеш булган булса, чынлыкта нибары 16,9 гектарда булган. Бу хәл җәй башындагы эссе һава шартлары белән бәйле. Теркәлгән барлык 7 янгын чыганагы да бер тәүлек эчендә сүндерелгән һәм нормативта билгеләнгән оперативлылык 100 процент тәшкил иткән.
20 августта илебез күләмендә “Урманнарны саклау” акциясенә старт бирелде. Гомумдәүләт проекты кысаларында әлеге масштаблы чара алтынчы тапкыр үткәрелә. Илебезнең төрле табигый-климатик шартларга ия булган төбәкләр үзенчәлеген исәпкә алып, ул ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
– Мин дә быел бу акциядә алтынчы тапкыр катнашырга җыенам, – ди Уфа шәһәрендә яшәүче урман хуҗалыгы тармагы ветераны Илгиз Миңнегалиев. – Узган елларда башкалабыз паркларындагы чараларда шәхсән 15 төп агач утырттым. Минемчә, әлеге акциянең тәрбияви әһәмияте зур. Чарада яшьләр, балаларыбыз катнашуы да күңелле. Без хәзер урман мәйданнары артсын, дигән максат белән генә түгел, ә Башкортстаныбызның “яшел байлыгы”на сакчыл караш тәрбияләү, тирә-як мохитне табигый хәлендә саклау турында да күбрәк уйлыйбыз.
Әлеге вакытта республиканың урман хуҗалыкларында акция кысаларындагы эшләрне җанландыру белән шөгыльләнәләр. Яшь агач үсентеләре яңа мәйданнарда урын ала башлады да инде.
Башкортстанлылар көзге Бөтенрусия акциясен быел да көтеп алды. Әйткәндәй, узган елда әлеге чарада катнашучылар саны 80 мең кешедән арткан. Акциядә катнашучылар 1300 гектар мәйданда 4,5 миллион төптән күбрәк төрле агач-куак үсентеләре утырткан. Ә инде ил күләмендәге максат – кимендә 70 миллион төп. Русиялеләрнең активлыгын исәпкә алып, акцияне оештыручылар быел бу күрсәткечнең аннан да югарырак булачагын фаразлый.
Илебез төбәкләрендә экология, тирә-як мохитне саклау мәсьәләләренә игътибар елдан-ел көчәя. Русиялеләрнең язлы-көзле “яшел калкан”ыбызны ныгытуга багышланган чараларда активлыгы арту да гаҗәп түгел. Һәр елны авылларда яшәүчеләрнең яисә шәһәр яны бакчалары хуҗаларының үз җирләрендә төрле агач-куак үсентеләре утыртуы да яшәешебездә матур традициягә әверелеп бара. Федераль басма чыганакларда, әлеге акциядән тыш, бакчачыларның 3-4 миллион төп яшь үсенте утыртуы язылды.
Киләсе елдан дәүләт проекты яңача аталыш белән гамәлгә керәчәк һәм ул “Экологик иминлек” дип аталачак. Әлеге программа кысаларында, шулай ук, урман питомникларын яхшыртуга, яшь урман культураларын тәрбияләү һәм урманчылык төзелеше мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәк. Яңа гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Урманнарны саклау” федераль проектын 2030 елга кадәр озайтырга карар ителде.
“Без яхшыртылган орлыктан үскән яшь үсентеләр санын арттыруга зур игътибар бирәчәкбез. Шунысын да искә төшерү урынлы: ил Башлыгы Владимир Путин күрсәтмәсе буенча шәһәрләр һәм эре сәнәгать үзәкләре әйләнәсендә кимендә 2шәр мең гектарлы урман полосалары булдырылачак. Моңа кадәр гамәлдә булган федераль проект нигезендә илдә тирә-як мохитне, табигать дөньясын саклау буенча җитди бурычлар билгеләнә һәм шушы максатларга дәүләт шактый финанс чыгымнары бүлә”, – ди федераль Урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Советников.
Олег Төхвәтуллин.