+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа машина ачкычлары тапшырылды

Башкортстан дәүләт автоинспекциясенең барлык яңа патруль автомобильләрендә исерек машина йөртүчеләр катнашлыгында аварияләрне булдырмау эшендә гражданнар белән турыдан-туры бәйләнеш өчен арткы пыялада QR-кодлар ябыштырылган.

Яңа машина ачкычлары тапшырылдыЯңа машина ачкычлары тапшырылды
Яңа машина ачкычлары тапшырылды

Уфада Башкортстан буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Александр Прядко төбәк дәүләт автоинспекциясе җитәкчелегенә юл-патруль хезмәте өчен "Наval" маркалы 60 яңа патруль автомобиле ачкычларын тапшырды.

Ведомство матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, машиналар Русия Президенты Владимир Путин башланычы белән гамәлгә ашырылучы "Хәвефсез сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проектының "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" федераль проекты кысаларында кергән. Барлык автомобильләрдә видеорегистраторлар, сигнал бирү җайланмалары һәм рацияләр урнаштырылган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас