+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Шаранда берничә иҗтимагый киңлек төзекләндерелде

Соңгы биш елда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты буенча «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында Шаран районы үзәгендә берничә иҗтимагый киңлек төзекләндерелде.  

Шаранда берничә иҗтимагый киңлек төзекләндерелдеШаранда берничә иҗтимагый киңлек төзекләндерелде
Шаранда берничә иҗтимагый киңлек төзекләндерелде

2018 елда Шаранда авылның үзәк мәйданы төзекләндерелде: биредә декоратив яктырткычлар һәм кече архитектура формалары урнаштырылды, яшел үсентеләр утыртылды, тротуарлар түшәлде. Бер елдан соң «Кайгылы ана» мемориаль комплексын реконструкцияләделәр. Төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан бүленгән акчага территория киңәйтелде һәм төзекләндерелде, мемориаль плитәләр куелды, сугыш балаларына һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган мемориаллар заманча итеп бизәлде.

2020 елда бертуган Звездиннар паркына ремонт ясалды, аның барышында подрядчылар парковкалар ясады, кече архитектура формалары һәм балалар уен комплекслары урнаштырды, территориягә асфальт түшәде.

2023-24 елларда 2нче урта мәктәп янындагы парк зонасындагы иҗтимагый территорияне шартлы рәвештә өч өлешкә бүлделәр һәм урындагы халык арасында тавыш бирү үткәрделәр: "Сез монда нәрсә күрергә теләр идегез?" Шаранлыларның күпчелеге төзекләндерү яклы булды. Шул исәптән якын-тирәдәге мәктәп балалары бирегә физкультура дәресләренә килә алсын өчен спорт мәйданчыгы төзү өчен дә тавыш бирделәр.

Иҗтимагый территория төзелешенең беренче этабы кысаларында парк зонасының өчтән берендә матур капкалар, хәвефсез резина өслекле заманча балалар мәйданчыгы, урам фонарьлары, эскәмияләр, тротуарлар барлыкка килде, парковка һәм янәшәдәге урамнарга чыгу юллары төзекләндерелде.

Быел подряд оешмасы паркны төзекләндерү эшләрен дәвам итә: эшчеләр 2000 квадрат метр мәйданда асфальт түшәде, яктырткычлар һәм эскәмияләр куйды. Якын арада монда, шулай ук, кораб рәвешендә балалар уен комплексы һәм күптән көтелгән тренажер комплексы барлыкка киләчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас