+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Шатлык” халыкны сөендерә

Күгәрчен районының Морак авылында «Шатлык» паркын ачу тантанасы булды, ул «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы нигезендә төзелде.

“Шатлык” халыкны сөендерә“Шатлык” халыкны сөендерә
“Шатлык” халыкны сөендерә

 

Авыл халкы бу вакыйганы көткән иде, хәзер балалар һәм өлкәннәр өчен тагын бер заманча ял итү, спорт һәм күңел ачу зонасы барлыкка килде.

- Проект, чыннан да, уңышлы эшли, һәм без моны ачык күрәбез. Әлеге программа буенча безнең районда 8 җәмәгать урыны төзекләндерелде инде. Төзекләндерү объектына сакчыл каравыгызны сорыйм, ул әле озак еллар дәвамында авыл кешеләренең бер буынын гына сөендермәс, – ди Күгәрчен районы хакимияте башлыгы Марат Искужин.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 2019 елдан 683 объект төзекләндерелгән. Эшләр “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас