+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Картлык килсә дә, аларны очраталмас!

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча барлыкка килгән "Демография" гомумдәүләт проекты өлкән яшьтәгеләрнең ялын оештыруга ярдәм итә.

Картлык килсә дә, аларны очраталмас!Картлык килсә дә, аларны очраталмас!
Картлык килсә дә, аларны очраталмас!

Стәрлетамак пенсионерлары “Башкортстанда озынгомерлелек. Туризм” проекты буенча Чишмә районында булды. Алар “Чишмә районының изге урыннары буенча” экскурсия программасында катнашты.

Стәрлетамаклылар Түбән Тирмә авылындагы визит-үзәккә барды. Экскурсия программасы кысаларында пенсионерлар Хаҗи Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчетендә һәм Изге Богородица Успение храмында, Җиңү паркында булды.

Шулай ук алар Русия Федерациясе Герое Серафимов Максим Владимирович исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик парк белән танышты. Программада катнашучылар өчен “Партизан авылы” буйлап та экскурсия үткәрелде.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас