20 сентябрьдә Туймазы татар дәүләт драма театрында 33нче театр сезонын ачу тантанасы булды. Тамашачыларга Чыңгыз Айтматов повесте буенча режиссер Дмитрий Акимов куйган «Анам кыры» спектакленең премьерасы күрсәтелде.
Повестьны сәхнәләштерү өстендә заманча драматург Дмитрий Казюханов режиссер-куючы белән берлектә эшләде. Спектакль ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт, «Бердәм Русия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проектлары кысаларында куелды.
Гади кыргыз хатын-кызы язмышы, аның үз өлешенә төшкән барлык бәхетсезлекләрне җиңгән бөек көче турындагы спектакль зур уңыш һәм аншлаг белән үтте. Артистлар тарафыннан гаҗәеп эмоциональ көч белән уйналган вакыйга һәр тамашачының күңелендәге иң нечкә кылларга тирән тәэсир итте.
Фото: ВК