+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Күркә ите Конгога озатылды

Президент указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында, Мәләвез предприятиесе әзерләгән 27 тонна күркә ите ярымфабрикатлары Конго Республикасына экспортка җибәрелгән.

Күркә ите Конгога озатылдыКүркә ите Конгога озатылды
Күркә ите Конгога озатылды
"Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре Африка континентына төяп җибәрер алдыннан ит продукциясен «ВНИИЗЖ» лабораториясендә тикшергән. Күзәтчелек ведомствосы хокук бозуларны ачыкламаган.

"Күркә үстерү һәм ярымфабрикатлар җитештерү предприятиесе экспорт сертификациясе узды һәм „Цербер“ ФГИС экспортерлар реестрына кертелде. Ел башыннан бирле Башкортстаннан Конгога Русия дәүләт чигендә ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре контролендә гомуми авырлыгы 81 тонна булган күркә итеннән ясалган ярымфабрикатларның өч партиясе экспортланган", - дип хәбәр иттеләр "Россельхознадзор"ның төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас