+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Республиканың яңартылган "Кызыл китабы" әзерләнде

Әлеге китапка бик күп яңа хайваннар, бөҗәкләр исемлеге кертелгән.

Республиканың яңартылган "Кызыл китабы" әзерләнде
Республиканың яңартылган "Кызыл китабы" әзерләнде

Уфа Фән һәм технологияләр университеты зоологлары-вузара студентлар кампусы резидентлары Башкортстанның "Кызыл китабы"н бастырып чыгаруга әзерләде. Эш Русия Президенты билгеләгән «Фән һәм университетлар» гомумдәүләт проекты бурычларына туры китереп башкарылды, дип хәбәр иттеләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Башкортстан Республикасының "Кызыл китабы" - төбәк территориясендә яшәүче сирәк һәм юкка чыгу куркынычы чигендә булган хайван төрләренең торышы турында рәсми фәнни-белешмә басма. Анда сирәк һәм югалып бара торган 140 төр хайван күрсәтелгән, аларның һәркайсы буенча җентекле тасвирлама, төсле иллюстрацияләр һәм таралу карталары бирелгән. Яңартылган басмага 47 яңа төр кергән, шул исәптән 30 умырткасыз һәм 17 умырткалы хайваннар.

Бер өлеше Русиянең "Кызыл китабы"ның яңа басмасыннан күчерелгән, ә бер өлеше фауна ревизиясе нәтиҗәсендә өстәлгән: республика өчен яңа төрләр ачыкланган, таралу һәм сан буенча яңа мәгълүматлар алынган. Бөҗәкләр исемлеге шактый киңәйтелгән, соңгы елларда Башкортстанда беренче тапкыр табылган төрләр кертелгән, аерым игътибарга һәм мониторингка мохтаҗ хайваннар дөньясы объектларының аннотацияле исемлеге төзелгән.

"Кызыл китап"ның алдагы томы нәкъ ун ел элек басылып чыккан. 2014 елдагысы белән чагыштырганда, басмадан 21 төр хайван чыгарылган. Бер яктан, алар - хәзерге вакытта төбәктә очрамый торган, икенче яктан — үзләренең санын һәм яшәү территориясен тергезгән төрләр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: