+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Сәламәтлек сукмагы" - сәламәт тормышка юл башы ул

Калтасы районы үзәге Краснохолм тагын да матурланды.

"Сәламәтлек сукмагы"  -  сәламәт тормышка юл башы ул"Сәламәтлек сукмагы"  -  сәламәт тормышка юл башы ул
"Сәламәтлек сукмагы" - сәламәт тормышка юл башы ул

Краснохолмда Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән «Сәламәтлек сукмагы»н ачу тантанасы булды.

"Бу сукмак Кооператив урамындагы буа яр буен 2022 елда башланган төзекләндерүнең ахыры булды. Ике ел эчендә буаның тирә-ягы танымаслык булып үзгәрде, - дип билгеләделәр Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында. — Тротуар плитәләре белән түшәлгән җәяүлеләр сукмагы хәзер сулыкны уратып ала, ә аның буена яктырту фонарьлары һәм ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылган. Ташландык хәлгә килгән чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде. Моннан тыш, яңа балалар спорт мәйданчыгы барлыкка килде".

Быел җәй көне сулык янындагы урман аша якынча бер километр озынлыктагы "Сәламәтлек сукмагы" салганнар. Эшчеләр биредә иске агачларны кискән, сукмакны төзекләндергән һәм бордюр ташлар куйган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас