+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Межгорьедә виртуаль концерт залы ачылды

"Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Межгорье шәһәре китапханәсендә виртуаль концерт залы ачылды. Бу хакта Межгорье ябык административ-территориаль берәмлеге хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Межгорьедә виртуаль концерт залы ачылдыМежгорьедә виртуаль концерт залы ачылды
Межгорьедә виртуаль концерт залы ачылды


Китапханәдә Межгорье халкы әйдәүче Русия һәм дөнья башкаручыларының концертларын язмада да, шулай ук онлайн режимда да ишетсен һәм күрә алсын өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Моның өчен яңа җиһазлар һәм акустик система урнаштырылган.

"Виртуаль концерт залы ачылгач, шәһәр халкына бөек сәнгатькә кагылу өчен уникаль мөмкинлек барлыкка килде. Бу вакыйга безнең шәһәр өчен әһәмиятле һәм гомумдәүләт проектларының гамәлгә ашырылуы бик мөһим", - дип ассызыклады шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сергей Мочалов.

Фото: национальныепроекты.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас