Республика Башлыгы социаль челтәрләрдә 2019 елдан 2023 елга кадәр адреслы программа буенча федераль бюджет ярдәме белән авария хәлендәге һәм тузган йортлардан 9000 кешене күчерү мөмкин булды, дип белдерде. Алар 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган 112 мең квадрат метр торакта яшәгән.
Республикада мондый торак белән проблемалар хәл ителде, һәм хәзер Башкортстан яңа программада катнаша. Аңа 2017 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортлар кертелгән. Шуның буенча 2030 елга кадәр 38 район һәм шәһәрдәге шундый 565 йорттан халыкны күчерәчәкләр. Өй туен 14,7 мең кеше бәйрәм итәчәк. Шул ук вакытта программа этаплап гамәлгә ашырыла, аларның беренчесе Уфа һәм Бөрене колачлаячак.
Моннан тыш, муниципалитетларга авария хәлендәге йортларны тендерда җиңгән төзелеш компанияләре белән территорияләрне комплекслы үстерү турындагы шартнамәләргә кертергә киңәш итәләр.
- Без халкыбызга заманча йортларда яшәү өчен уңайлы шартлар булдырабыз, - дип язды Радий Хәбиров.