+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Благовещен – Павловка юлы ремонтланды

Башкортстанда «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында 1,7 километрда Благовещен – Павловка юллары ремонтланды.  

Благовещен – Павловка юлы ремонтландыБлаговещен – Павловка юлы ремонтланды
Благовещен – Павловка юлы ремонтланды

Благовещен районының Языково авылы янындагы участокта подряд оешмасы локаль кимчелекләрне бетергән, асфальт-бетон өслеген яңарткан, юл читләрен ныгыткан һәм горизонталь юл билгеләре куйган.

- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча туристлык объектларына илтүче юлларга аерым игътибар бирәбез. Благовещен - Павловка трассасы буенча туристлар Башкортстандагы иң зур сусаклагычка – Павловка сусаклагычына барып җитә алалар. Моннан тыш, юл күп кенә торак пунктларда яшәүчеләрнең йөрүен тәэмин итә. Бу юлны ремонтлау юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен хәвефсезлек тәэмин итәчәк, - ди Башкортостан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова.

Бу юлның башка участокларында да эшләр дәвам итә. 2024 елда гомумдәүләт проекты кысаларында бу юлның гомум озынлыгы 12,7 километр булган 5 участогын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Бу, 2023 ел белән чагыштырганда, 2 тапкыр күбрәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас