+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Киләчәккә билет” һөнәр сайлауда ярдәм итә

Чакмагыш районында “Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында һөнәр сайлауга багышланган чара булып узды. Бу хакта Чакмагыш районы хакимияте хәбәр итте.

“Киләчәккә билет” һөнәр сайлауда ярдәм итә“Киләчәккә билет” һөнәр сайлауда ярдәм итә
“Киләчәккә билет” һөнәр сайлауда ярдәм итә

Чара “Киләчәккә билет” проектының бер өлеше булып тора, ул укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итә. Дәресләрдә укучылар үзләренең һөнәри үзбилгеләнешендә беренче адымнарын ясады, киләчәктә кем булырга теләве турында сөйләште, видео карады, кечкенә анкета тутырды, шулай ук, үзләрен теге яки бу һөнәрдә сынап карады. Укулар нәтиҗәле үтте, барлык укучылар кирәкле белем һәм күнекмәләр алды.

“Профориентация дәресе укучыларны битараф калдырмады, балалар илһамланды. Әлеге дәресләр безнең мәктәпне тәмамлаучыларга һөнәр сайларга ярдәм итәр дип өметләнәбез”, - дип билгеләде Рәҗәп авылы мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары Гөлнара Салихова.

Фото: национальныепроекты.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас