600 мең сум акча Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты буенча алынган.
Айгөл Гобәева бер ел бизнес белән шөгыльләнә, ул массаж осталыгына һәм спа-технологка укыган, шулай ук квалификация күтәрү курслары узган. Эшкуар хатын-кыз хәвефсез спа-программалар эшләгән һәм, салонны иркенрәк бинада ачып, үз бизнесын киңәйтергә ниятли. Эшкуар ташламалы кредитка заявканы озатуда һәм кирәкле документларны Башкортстан микрокредит компаниясендә рәсмиләштерүдә ярдәм алган.
- Микрозаймнар алуга заявкаларны МСП корпорациясенең санлы платформасы, яки Башкортстан микрокредит компаниясенең рәсми сайты аша бирергә мөмкин. Ике елга кадәр эшли башлаган бизнес өчен елына 8 процент белән 5 миллион сумга кадәр займнар алырга мөмкин, - ди Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Гордиенко.