-7 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Юллар матур, тигез һәм хәвефсез булсын!

Охлебинино авылы тагын да матурланды.

Юллар матур, тигез һәм хәвефсез булсын!
Юллар матур, тигез һәм хәвефсез булсын!

Иглин районында Русия ПРезиденты Владимир Путин билгеләгән «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында 5 километрлы Уфа – Охлебинино юлы ремонтланды.

Подряд оешмасы Урунда һәм Карамалы торак пунктлары арасындагы участокта асфальт-бетон өслекләрен яңартты, юл кырыйларын, янәшәдәге территорияләрне төзекләндерде, билгеләр ясады. Якын арада объектны кабул итү булачак, аннан соң юлны файдалануга тапшырачаклар.

Әлеге трассаның әһәмияте аның Уфа белән Иглин районының күп кенә торак пунктлары арасында транспорт элемтәсен тәэмин итүе белән аңлатыла. Моннан тыш, бу туристлык юнәлеше - аның буенча актив ял яратучылар Охлебинино мәгарәсенә килә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: