0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа базарларны үзләштерәбез

Ел башыннан 22 сентябрьгә кадәр Башкортстан аграрийлары экспортка 218 миллион доллардан артык күләмдә агросәнәгать комплексы продукциясен озаткан.  

Яңа базарларны үзләштерәбез
Яңа базарларны үзләштерәбез

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, экспорт структурасында элеккечә май продукциясе өстенлек итә, аның өлеше 66 проценттан артык тәшкил итә. Бөртеклеләр — 9 процент, калганнары — май орлыгы, спиртлар, бал, ит һәм сөт продукциясе.

Башкортстан агросәнәгать комплексы продукциясе дөньяның 44 иленә җибәрелә. Яңа базарларны үзләштерү буенча эш дәвам итә.

Русия икътисады структурасында авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау өлешен арттыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектының төп максатларының берсе булып тора. Республикада әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында “Башкортстанда агросәнәгать продукциясенең экспорты” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Былтыр безнең аграр предприятиеләр 730 мең тонна продукция экспортлаган.

Фото: api.bashinform.news

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: