- Башкортстан кинематографистлар берлеге өчен әлеге бүләкнең кыйммәте шунда ки, анимацион фильм авторы, режиссер Анна Мальгинова һәм композитор Владислав Савватеев сценарий язган һәм музыка өчен Русия Кинематографистлар берлеге стипендиясенә ия булдылар. Бу стипендияләр зур түгел, әмма идеядән алып гамәлгә ашыра башлаганчыга кадәр этапта әһәмияткә ия, - дип сөйләгән «Башинформа»га Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Буракаева.
— Шунысы игътибарга лаек: бөтен иҗади команда - уфалылар. Бу инде команданың дүртенче проекты. Мин төп эшемнән тыш Уфа нефть техник университетының дизайн һәм сәнгать белеме кафедрасы доценты буларак та мультфильмнарым идеясен тормышка ашыра алуыма шат, - ди Анна Мальгинова.
Ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үткән «Бурятиядә Русия белән очрашу» Халыкара кинофестивале һәм «Бәллүр нерпа баласы» Халыкара балалар, үсмерләр һәм гаилә киносы фестивале 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Бурятиядә узды.
Фото: Башинформ