М-12 «Восток» трассасын Казаннан Екатеринбургка кадәр озайту өчен кирәкле автомобиль юлларының дүрт участогын төзүгә һәм реконструкцияләүгә 9 миллиард сум бүлеп бирелгән. Тиешле боерыкны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Сүз Татарстанда - Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен, Башкортстанда Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар, Әсән авылларын урап узу, шулай ук Татарстан территориясендә тагын ике юл участогын реконструкцияләү турында бара.
Бу яңа юл участоклары буенча ел ахырына кадәр хәрәкәтне башлап җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Алар М-12 «Восток» трассасы белән бергә «Россия» халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак.
Әлеге юл Русия Президенты Владимир Путин раслаган "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.