+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Чишмә районында Җиңү паркы яңартыла

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча иҗтимагый киңлекне реконструкцияләүне 2020 елда башладылар.  

Чишмә районында Җиңү паркы яңартыла
Чишмә районында Җиңү паркы яңартыла

Мәйданга брусчатка җәелде, аллея утыртылды, хәвефсез резина өслекле балалар мәйданчыгы, кече архитектура формалары, эскәмияләр урнаштырылды, яктырткычлар монтажланды.

Реконструкциянең икенче чиратында сәхнә комплексы булдырылды, чәчәк түтәлләре утыртылды, балалар шәһәрчеге һәм скейтпарк ясалды. Шулай ук Советлар Союзы һәм Русия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары постаментлары өчен нигез салдылар.

Халык төзекләндерү өчен тавыш бирүдә актив катнашты һәм хәзер биредә һәркем үзе өчен нәрсәдер табачак. Бүген парк кунакларны яңа эскәмияләр, биш чатлы йолдызлы постамент һәм яраткан фотозоналар белән каршы ала.
Монда, шулай ук, мәйданны Парк урамы белән тоташтыручы җәяүлеләр сукмагы да төзелгән. Мондый яңартулар паркка җәяү, шәхси яисә җәмәгать транспортыннан башка бару өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан кирәк иде.

Быел Башкортстанда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 1,2 миллиард сумлык 123 җәмәгать территориясе төзекләндерелә. Программа республиканың 67 торак пунктында гамәлгә ашырыла.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: