+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нефтекамада “Җиде таҗлы курай” барлыкка килде

Нефтекамада Юбилей проспекты буенда урнашкан «Семь лепестков курая» дигән яңа иҗтимагый киңлек ачылды.  

Нефтекамада “Җиде таҗлы курай” барлыкка килде
Нефтекамада “Җиде таҗлы курай” барлыкка килде

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында шәһәрдә территорияне төзекләндерделәр, гаилә һәм дуслар белән ял итү өчен матур һәм уңайлы урын булдырдылар.

Юбилей проспектының башын Социалистик урамнан Төзүчеләр урамына кадәр төзекләндерү проекты — шәһәр халкы башлангычы. Узган елда ул «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында төзекләндерү өчен иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча тавыш бирүдә җиңде.

Билгеләнгән территория кыска вакыт эчендә чагу төс алды. Аталышын аклап, сквер җиде тематик зонага бүленгән. Төзүчеләр, плитәләр җәеп, асфальт-бетон участокларны тәртипкә китерде, халыкны сөендереп, төзекләндерелгән сукмаклар салды, яктырткычлар куйды. Территория иске тирәкләрдән чистартылды, газоннар чәчелде, эскәмияләр һәм урналар, лапаслар һәм таганнар барлыкка килде.

Проектның үзенчәлеге – су композициясе белән яктылыклы динамик фонтан, ул тәүлекнең караңгы вакытында шәһәр халкын җәлеп итүнең яңа ноктасы булырга вәгъдә итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: