+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Музыка мәктәбе заман белән бергә атлый

Салаватта музыка мәктәбе 3 миллион сумга инструментлар сатып алган.

Музыка мәктәбе заман белән бергә атлый
Музыка мәктәбе заман белән бергә атлый
Салаватта быел “Мәдәният” гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты ярдәмендә Балалар музыка мәктәбе өчен гомум суммасы 3 миллион сумнан артык булган «Н. Рубинштейн» рояле, туба, «Юпитер» баяны, гитара, думбыра-альт, концерт залына тавыш җиһазлары һәм музыка әдәбияты буенча интерактив әсбап сатып алынган.

Башкортстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә бу мәктәптә Музыка һәм Өлкәннәр көненә багышланган, шулай ук яңа музыка коралларының рәсми презентациясе булган бәйрәм концерты узган.

Мәктәп директоры Дилә Хафизова концерттагы атмосфераның бик җылы һәм дустанә булуы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, укучылар һәм укытучылар үзләренең сәләтләрен күрсәткән, шул исәптән яңа музыка коралларында пьесаларны рәхәтләнеп башкарган. Директор фикеренчә, «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында зур күләмле финанс ярдәме мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең сәләтләрен үстерү өчен уңайлы иҗади мохит булдырырга мөмкинлек бирә, ул академик сәнгатьне балалар өчен тагын да кызыклырак итү өчен заман белән бергә атларга тырыша.

Тыңлаучылар артистларны һәм һәр номерны көчле алкышлар белән каршы алды. Концертны онлайн-трансляцияләү нәтиҗәсендә күпләргә музыка мәктәбе уңышларына сөенү мөмкинлеге туды.
Укытучыларның яңа тавыш көчәйткеч аппаратура һәм микрофоннар кулланып «Көз» җырын башкаруы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

 
Фото с сайта culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: