+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Курайның җиде таҗы” шәһәрне бизәде

Нефтекамада яңа аллеяны ачу тантанасы үтте.

“Курайның җиде таҗы” шәһәрне бизәде
“Курайның җиде таҗы” шәһәрне бизәде
Нефтекама шәһәренең Юбилей проспектында “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” Федераль программасы кысаларында аллея төзекләндерелде һәм шушы көннәрдә файдалануга тапшырылды.

Яңа иҗтимагый киңлек “Курай­ның җиде таҗы” дип атала. Ул берничә функциональ зонага бүленгән, биредә уеннар зонасы һәм балалар шәһәрчеге, чәчәк түтәлләре, төрле шөгыльләр өчен мәйданчыклар булдырылган. Бульвар үзәгендә “коры” фонтан урнашкан, ә тирә-якта амфитеатр рәвешендә эскәмияләр куелган. Гомумән, иҗтимагый киңлектә төрле атынгычлар, уңайлы эс­кәмияләр бик күп. Декоратив утларның төрлечә уйнавы да кичке аллеяны матурлый һәм әллә кайдан үзенә чакырып тора. Биредә сәүдә павильоннары өчен дә урын каралган, яшь агачлар утырту планлаштырылган.
Әйткәндәй, агачларның күп өлеше утыртылды да инде: иҗти­магый киңлекне ачу тантанасы “Яшел Башкортстан” акциясе белән бергә үрелде һәм биредә 70 тупыл, 20 тал агачлары утыртылды. Аллеяны ачу тантанасы Укытучылар көненә туры килгәнлектән, чарада бик күп укытучылар катнашты. Шулай итеп, шәһәрдә яңа аллея барлыкка килде.
Аллеяны ачу тантанасында Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары катнашты. Тамашачылар сәхнә осталары – Баш­кортстанның атказанган артисты Иршат Карачурин, Идел Искужин, Тамерлан Халитовның чыгышын карады. Шулай ук тантананы Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар музыка мәктәбе, Балалар рәссам­нәр мәктәбе, Яшьләр йорты, Иҗат йорты, “Октава” клубының яшь артистлары, “Без” халык театры, “Моң чишмәсе” фольклор ансамбле артистлары чыгышы бизәде, Милли-мәдәни үзәкнең үзешчән артистлары төрле милли мәйданчыклар оештырды, анда халык рәхәтләнеп җырлады, биеде. Чарада бик күп волонтерлар катнашты.
Әлеге иҗтимагый киңлек Юбилей проспектының Социалистик урамнан Төзүчеләр урамына кадәр өлешенә сузылган. Ә проспектның икенче яртысы – Ленин урамыннан Социалистик урамга кадәр өлеше моннан ике ел элек төзеклән­дерелеп, ачылган иде. Хәзер ике аллея бергә кушылып, бербөтен тематик киңлекне хасил итте.
Әйтергә кирәк, шәһәр төрле максатлы программаларда катнашу нәтиҗәсендә ел саен яңара, матурлана, төзекләндерелә.
Иҗтимагый киңлекләрне төзек­ләндерү ил Президенты Владимир Путин башлангыч биргән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге проект гражданнарны үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне дә күздә тота. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү мәсьәләләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ровның иң җитди контролендә. Нәкъ аның турыдан-туры катнашлыгында һәм хәстәрлеге белән муниципалитетлар грант конкурсларында актив катнашып, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыру өчен федераль акчалар җәлеп итә башлады. Эш сәфәрләре барышында халык белән очрашып, Радий Фәрит улы башкарылган эш турында сораша, биредә яшәүчеләрнең фикере белән кызыксына. Әлеге колачлы эшнең нәтиҗәсе буларак, республика буенча төрле торак пунктларда халык кирәк дип тапкан мәйданнар, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә һәм яңартыла.
“Курайның җиде таҗы” аллеясы да Нефтекаманың чагу бер бизәгенә, халыкның яраткан ял итү урынына әйләнер, дияргә кирәк.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: