+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Малтабарлык үсеш ала

"Кече һәм урта эшкуарлык, эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада предприятиеләр саны арта.

Малтабарлык үсеш ала
Малтабарлык үсеш ала

Бүген Башкортстанда 136,7 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты санала. Алар республикада яшәүче халыкның чирек өлешен эш белән тәэмин итә. Бу 2023 елдагыга караганда 4,9 процентка күбрәк, дип белдерә республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы.

Республикада үзмәшгульләр саны да сарта. Төбәктә яшәүче 237 мең кеше рәсми теркәлүне һәм махсус салым режимын сайлаган. Бу былтыргы күрсәткечтән 27,8 процентка күбрәк.

Быелгы тугыз ай мәгълүматларына ярашлы, республикада микропредприятиеләр саны 5 процентка арткан - 132,1 меңгә җиткән. Шулай ук кече һәм урта предприятиеләр күбәйгән. Быел кече һәм урта компанияләрнең акча әйләнеше 203 млрд. сумнан арткан. Бу үткән елның беренче кварталындагы белән чагыштырганда 21,1 процентка күбрәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: