+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шакша күпере ябыла

Уфада 23 октябрьдә 00.00 сәгатьтән 24 ноябрьдә 20.00 сәгатькә кадәр Шакша күпере ябыла. Төзүчеләр ябылу чорында күпер корылмасының сул һәм уң өлешен тоташтырачак. Бу хакта 16 октябрьдә узган киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен үткәрелгән күчмә брифингта заказчы вәкиле хәбәр итте.

Шакша күпере ябыла
Шакша күпере ябыла

Күпер корылмасын ябу чорында муниципаль маршрутларның хәрәкәт схемасы үзгәртелде. Шулай ук "Князево" кичүендә елга паромы белән дә файдаланырга мөмкин булачак. Транспорт һәм элемтә идарәсе башлыгы урынбасары Николай Никулушкин сүзләренә караганда, кичү иртәнге 08.00дән кичке 18.00сәгатькә кадәр эшләячәк, ләкин дежур ашыгыч машиналар өчен ул тәүлек буе эшли.

Моннан тыш, теләге булганнар электричкадан да файдалана ала. Шәхси автотранспорттан файдаланучылар Шакша бистәсеннән һәм якын-тирәдәге башка торак пунктлардан күперне ябу вакытында шәһәр үзәгенә кадәр альтернатив урау юлы - Көнчыгыш чыгу юлы (түләүле), Нагаево шоссесы һәм Ырынбур тракты аша узарга мөмкин.

Фото: gorodufa.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: