+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

«Театраль Уфа» гөрләячәк!

18-19 октябрьдә "Театраль Идел буе" фестивале кысаларында Уфада балалар һәм яшьләр театр коллективларының «Театраль Уфа» республика фестивале узачак.

«Театраль Уфа» гөрләячәк!
«Театраль Уфа» гөрләячәк!


Республиканың балалар һәм яшьләр театрларына ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә юнәлтелгән проект Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Чара Уфа дәүләт сәнгать институтының Г. Гыйләҗев исемендәге уку театрында узачак. Фестивальдә балалар һәм яшьләр һәвәскәр театр коллективлары катнашачак.

«Театраль Уфа» фестивале «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезонының төбәк этабы булачак. Балалар һәм яшьләр театр коллективлары арасында җиңүчеләр безнең республиканы округ фестивалендә тәкъдим итәчәк.

Оештыручылар: Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге.

Фото: https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/665677/


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: