Исегезгә төшерәбез, Русия ярышларны физик һәм санлы үлчәүләрдә берләштергән "Киләчәк уеннары"н уздырган дөньяда беренче ил булды. Киберпортны үстерү “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты максатларына җавап бирә.
"Хәзер без компьютер һәм классик спорттан белгечләр командасын формалаштырдык, мәгълүмати кырда үз урыныбызны били башлыйбыз гына. Планнар да бик амбициоз. Беренче этап ноябрьдә үк старт ала. Без бер көнлек турнирлар сериясен үткәрергә телибез. 2025 елның көзендә лига масштаблы гранд-финал белән берничә этапка бүленгән ярышлар циклын эшләтеп җибәрергә планлаштыра", - диде һөнәри киберспорт лигасының җитәкчесе Аиша Омарова.
Фото: национальныепроекты.рф