Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры вазыйфасын башкаручы Маргарита Болычева сүзләренә караганда, бу - тармак юнәлешендә укыту, анда Башкортстанның химия сәнәгате предприятиеләре генә катнаша.
- “Экспорт форсажы” акселераторы - безнең компанияләргә халыкара базарларга чыгарга ярдәм итүче программа. 2019 елдан программа буенча 16 агым узды, алар арасында - 6 тармак юнәлеше. Шулай ук, тагын 2 тармак агымы эшләтеп җибәрелде, алар бу елның ноябрь-декабрендә укуны тәмамлаячак. Ел башыннан Башкортстанның 30 компаниясе күптармаклы ике агымда катнашты, тагын 30 компания укуларын дәвам итә, - дип шәрехләде Маргарита Болычева.
Фото: pravitelstvorb.ru