+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан – беренче өчлектә!

Макулатура җыю буенча Бөтенрусия акциясендә өч атна йомгаклары буенча Белгород өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан алда баралар.  

Башкортстан – беренче өчлектә!
Башкортстан – беренче өчлектә!

17 октябрьгә «БумБатл»га 77 төбәк кушылды. Өч атна эчендә генә дә акциядә катнашучылар, каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын формалаштыруга һәм «Экология» гомумдәүләт проекты максатларына ирешүгә үз өлешен кертеп, 583 мең килограммнан артык кәгазь калдыклары җыйды.

Хәзерге вакытта «БумБатл» оештыручылары беренче нәтиҗәләрне ясады һәм иң нәтиҗәле 15 төбәкне билгеләде. Экология турында кайгыртучы Русия субъектлары исемлегенә 110 мең килограмм җыелган макулатура күрсәткече белән Белгород өлкәсе керде, икенче урында Татарстан Республикасы - 38 мең килограмм. Экологик акция өчен 36 мең килограмм кәгазь җыйган Башкортстан Республикасы лидерлар өчлеген йомгаклый.

– Инде 77 төбәк безнең "кәгазь бәйгесенә" кушылды, акция ахырына Русия Федерациясенең барлык субъектлары да катнашырга өлгерер дип көтәбез. Мондый активлык яңа рекордлар куюга исәп тотарга мөмкинлек бирә, бу сезонда тагын да күбрәк макулатура җыярбыз дип өметләнәбез. "БумБатл" бөтен илдә төрле кешеләрне бер уртак теләк белән берләштерә – безнең табигатьне чистарту, – дип сөйләде "Экосистема " хәрәкәте рәистәше Андрей Руднев.

Лидер төбәкләр арасында шулай ук Чувашия, Донецк Халык Республикасы, Брянск өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Ставрополь крае, Мордовия Республикасы, Вологда һәм Киров өлкәләре, Красноярск крае, Ханты-Манси автономияле округы-Югра, Свердловск һәм Төмән өлкәләре бар.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/25272/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: