+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан югары бәя алды

«Җитештерүчәнлек 360» VI Федераль форумында Башкортстан Республикасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында мәгълүмати кампанияне гамәлгә ашыручы иң яхшы төбәкләр рәтенә керде.  

Башкортстан югары бәя алды
Башкортстан югары бәя алды

Чара Мәскәүнең «Сколково» технопаркы мәйданчыгында узды, анда 2 меңләп бизнес һәм хакимият органнары вәкиле җыелды. Президент Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин билгеләп үткәнчә, гомумдәүләт проекты ил икътисады үсешенә сизелерлек өлеш кертә алган.

- Бүген без бу процессларга предприятиеләрнең күпләп җәлеп ителүен күрәбез. Кешеләр сакчыл производствоның нәрсә икәнен аңлый башлады, бу модага әйләнде. Төп казаныш - бу идеология массаларга таралды һәм җитештерү предприятиеләре секторы чикләреннән чыкты, ул хезмәт күрсәтү өлкәсенә һәм бюджет өлкәсенә күчте, – диде Максим Орешкин.

Русия Икътисади үсеш министрлыгында хәбәр итүләренчә, хезмәт җитештерүчәнлеге буенча гомумдәүләт проекты чаралары яңа «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында дәвам ителәчәк һәм киңәйтеләчәк.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/25271/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: