+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада "Башкортстан урманчылары" паркын реконструкцияләү тәмамлана

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты буенча алып барылучы "Башкортстан урманчылары" исемендәге табигый ландшафт паркын реконструкцияләү ахырына якынлаша. Бу хакта Уфа шәһәре хакимиятендә хәбәр итәләр.

Уфада "Башкортстан урманчылары" паркын реконструкцияләү тәмамлана
Уфада "Башкортстан урманчылары" паркын реконструкцияләү тәмамлана

 

Урман паркын яңарту проектына биш объект кертелгән: пикник зонасы, кече һәм зур спорт мәйданчыклары, балалар өчен территория һәм велосипед юлы салынган җәяүлеләр сукмагы челтәре.

Спорт зонасында ике футбол кыры — зур һәм кече, шулай ук ике волейбол мәйданчыгы, баскетбол һәм стритбол өчен мәйдан, йөгерү һәм физик күнегүләр өчен территория урнаштырылачак.

Шулай ук, урман паркында воркаут-зона, пинг-понг өчен өстәлләр һәм шахмат уйнау урыннары каралган.
Балалар мәйданчыгында төзүчеләр агачтан яңа җиһазлар урнаштырган инде, хәвефсез өслекне җәю төгәлләнеп килә. Территориядә эшчеләр, шулай ук, өстәмә яктырту системаларын монтажлый һәм видеокүзәтү урнаштыра.

Хәзер урман паркының әзерлеге 85 процент тәшкил итә. Объектта кече архитектура формалары урнаштыру, бетон плитәләр җәю төгәлләнә, асфальт юллар салына.

- Бик кызыклы балалар мәйданчыгы килеп чыкты, биредә уен элементларын монтажлауны һәм резина өслек урнаштыруны тәмамлыйбыз. Заманча пикник зонасы эшләнде. Футбол, волейбол, баскетбол, стритбол өчен мәйданчыклар, йөгерү юллары булдырабыз. 1 ноябрьгә реконструкцияне төгәлләргә уйлыйбыз. Тиздән парк территориясе гаилә белән йөрү һәм актив ял итү өчен тагын да уңайлырак булачак, - ди Уфа мэры Ратмир Мәүлиев.

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе — шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Гомумдәүләт проекты гражданнарны үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне күздә тота. Моннан тыш, гомумдәүләт проектының төп максатлы күрсәткече - ел саен илебездә 120 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшыруны тәэмин итү һәм ел саен 5 миллион гаиләнең торак шартларын яхшырту.
Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: