Бу хакта "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мисал өчен, республикадан он экспорты бер ел эчендә өч тапкыр арткан — 12,5 мең тонна, былтыр 4,3 мең тонна булган. Ашлык эшкәртү продукциясен — бодай һәм арыш онын төбәк предприятиеләре Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстанга сатканнар.
Башкортстан аграр продукцияне дөньяның 44 иленә экспортлаган. Сентябрь ахырына булган мәгълүматларга караганда, республика 450 мең тоннадан артык АПК продукциясен экспортлаган, суммасы 218 млн долларга тиң. Бу хакта Мәскәүдә узган «Алтын көз» Русия агросәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов хәбәр итте.