«Санлы ликбез» мәгърифәтчелек проекты кысаларында Санлы грамоталылык һәм киберхәвефсезлек буенча «Интернет челтәрендә гади электрон имза» темасына дәрес булачак.
21 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Интернет челтәрендә цифровойликбез.рф адресы буенча хәвефсезлек темаларына багышланган видеороликлар һәм методик материаллар урнаштырылачак. Дәрес материаллары «Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты» тарафыннан тикшерелде.
Проект ярдәмендә укучылар Интернетта үзләрен хәвефсез тотарга гына түгел, ә аңлаешлы интерактив форматта санлы грамоталылык дәрәҗәсен дә күтәрә алачак. Яшь буында әлеге күнекмәләрне үстерү Русиядә санлы иминлекне тәэмин итүгә һәм квалификацияле ай-ти-кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән һәм ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты бурычларына туры килә.
Фото: башинформ.рф