+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Табигатькә сакчыл карыйк!

Нефтекама музеенда укучылар өчен экологик квест үтте.

Табигатькә сакчыл карыйк!
Табигатькә сакчыл карыйк!
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проектының максатларына туры китереп, Нефтекама Тарих-туган якны өйрәнү музее мәктәп укучылары өчен экологик квест оештырды. Мондый чаралар укучыларда экологиягә җаваплы караш, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт нигезләрен формалаштыруга ярдәм итә.

Квест — идеясе бик гади булган команда уены. Укучылар, командаларга бүленеп, «нокталар» — станцияләр буйлап хәрәкәт итә. Уен формасы балалар өчен кызыклы, биремнәрне үтәү аларның игътибарын тупларга һәм танып-белү кызыксынуын үстерергә мөмкинлек бирә.

Экологик квест 5 станция узуны күздә тотты. Станцияләрнең берсендә катнашучыларга экологиягә йогынты ясый торган факторларны ачыкларга, икенчесендә табышмакларны чишәргә кирәк иде. Дару үсемлекләрен, Кызыл китапка кертелгән хайваннарны искә төшерү, экологик проблемаларның төрләрен билгеләү – укучылар бу биремнәрне бик яхшы башкарып чыкты. Уен дустанә мохиттә узды. Очрашуны тәмамлап, балаларга табигатькә һәрберебезнең сак карарга тиешлеген искәрттеләр.

"Бүген кешелек дөньясы алдында табигатькә үз мөнәсәбәтеңне үзгәртү, яңа буынга тиешле тәрбия һәм белем бирүне тәэмин итү кирәклеге турында мәсьәлә тора. Балаларны кечкенәдән үк табигать, аның законнары һәм принциплары белән килешеп яшәргә өйрәтергә кирәк. Квест катнашучыларның табигатьне яратуын һәм аңа игътибарлы һәм сак каравын күрсәтте. Чара барышында алар «экология» төшенчәсе белән танышты һәм табигатьтә барысы да үзара бәйләнгән дигән нәтиҗәгә килде», — дип билгеләде тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльвира Имамова.

Фото: contenta.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: