+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ватанпәрвәрләр булып үсәләр

Тәтешле районында балалар өчен аппликация әзерләү буенча осталык дәресе үтте.

Ватанпәрвәрләр булып үсәләр
Ватанпәрвәрләр булып үсәләр
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын, «Мәктәп елъязмасы бергә язабыз» проект активлыгын тормышка ашыру кысаларында Югары Тәтешле авылының Гали Чокрый исемендәге гимназиясенең «Үсеш ноктасы» үзәге педагоглары сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү филиалында аппликация ясау буенча осталык дәресе үткәрде. Анда филиалда тәрбияләнүче 16 бала һәм үсмер катнашты.

Балалар Русия флагы төсләренең әһәмияте турында белде, Русия һәм Башкортстан флагларын кызыксынып карады, Республика көнен бәйрәм итү тарихын искә төшерде, башка дәүләт символлары белән бәйле сорауларга җавап бирде, аннары чын кызыксыну белән дәреснең иҗади өлешенә кереште.

Алар өлешчә әзер шаблоннардан аппликация ясады, анда флаг рәвешендәге бизәк барлыкка килде. Дәрес барышында балалар әзер формаларны пөхтә ябыштыру һәм төсләрне билгеле бер эзлеклелектә урнаштыру күнекмәләрен ныгытты. Балаларның үзләре әйтүенчә, алар "эшкә рәхәтләнеп чумды һәм иҗади процесстан бик күп уңай хис-кичерешләр алды».

“Беренчеләр хәрәкәте" гранты акчасына гамәлгә ашырылучы әлеге проект балаларга горурлык, Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе символларына тирән хөрмәт уяту, шулай ук аларның дөньяга карашын киңәйтү һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелде”, — дип билгеләп үтте “Стоп-кадр" түгәрәге җитәкчесе Зинира Ахунова.

Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: