Уфаданың 9нчы шәһәр дәваханәсе автопаркы Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәмендә биш «Лада Гранта» автомобиле белән тулыланды, дип хәбәр итә төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Транспортны эксплуатацияләү чорында ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен 1500дән артык чакыру үтәлгән, шулай ук автомобильләрне лабораториядә медикаментлар һәм биологик материаллар ташу өчен файдаланалар.
- Машиналар күбәйгәч, пациентлар янына ашыгыч ярдәм бригадасының килү вакыты сизелерлек кимеде, бездә теләсә нинди кыенлыкларга тиз җавап бирергә, пациентка «алтын сәгать» чикләрендә барып җитәргә һәм кешеләрнең гомерләрен коткарырга мөмкинлек бар, - ди дәваханәнең баш табибы вазыйфасын башкаручы Татьяна Добрейкина.