"Россельхознадзор" белешмәләре буенча, бу елның 9 аенда товар җибәрү күләме былтыргы күрсәткечләрдән өч тапкыр артыграк. Агымдагы ел башыннан төбәкнең ашлык эшкәртү предприятиеләре чит илләргә, шул исәптән Казахстанга, Кыргызстанга һәм Үзбәкстанга 1805 тонна бодай һәм арыш көрпәсе саткан. Узган елда төбәкнең он тарту производстволары чит илләргә 530 тонна көрпә экспортлаган.
Товарның барлык партияләре дә "Россельхознадзор" карамагындагы «ВНИИЗЖ» учреждениесенең сынау лабораториясендә лаборатор тикшеренүләр узды. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, продукциядә зарарлы карантин организмнар ачыкланмаган, продукция ЕАЭС һәм импортер илләр таләпләренә туры килә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, Русиядә «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты - 2030 елга чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспортының, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.