+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

«Илдә беркайда да мондый күренеш юк»

Русия Фәннәр академиясе академигы Александр Сергеев Евразия НОЦы вузара кампусының фәнни инфраструктурасын югары бәяләде.

«Илдә беркайда да мондый күренеш юк»«Илдә беркайда да мондый күренеш юк»
«Илдә беркайда да мондый күренеш юк»

Физика һәм математика милли үзәгенең фәнни җитәкчесе, Русия Фәннәр академиясе академигы Александр Сергеев Уфада фәнни-популяр лекция үткәрде һәм Башкортстанның инновацион потенциалы белән танышты. Ул республика университетлары лабораторияләрендә һәм Евразия НОЦы вузара студентлар кампусының креатив пространстволарында булды.

- Евразия НОЦы - алдынгы НОЦларның берсе. Республика хакимияте галимнәр турында бик кайгырта. Илдә беркайда да университетлар үз лабораторияләре белән җыелган кампус бинасы юк. Сез монда лидер булып торасыз! - диде Александр Сергеев.

Спикер шулай ук НОЦның лекорий мәйданчыгында чыгыш ясады. Ул тыңлаучыларга ясалма интеллект үсеше алып килә торган куркынычлар һәм мөмкинлекләр турында сөйләде һәм 2045 елга кадәр фараз төзеде.

Фото: nocrb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас