+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада да, районнарда да эш кайный!

Быел республикада “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында 148 километр юл төзекләндереләчәк

Уфада да, районнарда да эш кайный!Уфада да, районнарда да эш кайный!
Уфада да, районнарда да эш кайный!
Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында меңнәрчә чакрым юллар төзекләндерелде. Башкортстанда да бу юнәлештә колачлы эшчәнлек алып барыла. Соңгы вакытта Уфада гына 23 километр юл ремонтланган. Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан белдерүләренчә, Благовар, Магистраль, Рихард Зорге, Галечная, Надежда урамнары, Шакша – Базилевка, Уфа – Дим, Федоровка – Елкыбай автомобиль юллары, Уфа – Затон автомобиль юлы участоклары норматив хәлгә китерелгән. Подряд оешмалары объектларда асфальт-бетон өслекләрне яңартканнар, бордюр ташларын яңага алыштырганнар, техник полосаларны төзекләндергәннәр, таләп ителгән урыннарда тротуарларны ремонтлаганнар һәм термопластик горизонталь юл билгеләре сал­ганнар.

2024 елда Уфада “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында җәмгысы гомум озынлыгы 31 километр булган урындагы әһәмияттәге 14 юл участогын ремонтлау планлаштырыла. Октябрь уртасына объектларны ремонт­лауның гомум әзерлеге 92,5 процент тәшкил иткән. Якын арада Дзержинский һәм Кольская урамнарында эшләр тәмамланачак. Тагын өч объектта: Шәфиев, Совет һәм Караидел елгасы яр буе урамнарында да эшләр тулы куәтенә бара. Барлык эшләрне билгеләнгән срокларда – 2024 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Күптән түгел Иглин районында Уфа – Охлебинино юлының 5 километрлы участогы да ремонтланды. Подряд оешмасы Урунда һәм Карамалы торак пунктлары арасындагы участокта асфальт-бетон өслекне яңартты, юл кырыйларын төзекләндерде, билгеләр салды.
Әлеге трасса Уфа белән Иглин районының күп кенә торак пунктлары арасында транспорт элемтәсен тәэмин итә. Моннан тыш, актив ял яратучылар бу юлдан Охлебинин мәгарәсенә бара.
Гомумән алганда, 2024 елда Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында 148 километр юлны ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук, 16 күпер корылмасында эшләр башкарылачак. Шулардан 8 күперне һәм 373 метр озынлыктагы юлүткәргечне быел файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас