Әлеге программа буенча җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча республика Идел буе федераль округында I урынны һәм Русия Федерациясендә VIII урынны алды. Бу хакта төбәк торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
2023 елда Әлшәй, Бөре, Күгәрчен, Туймазы, Хәйбулла, Уфа, Краснокама, Иглин, Чишмә районнарында һәм Уфада эчәр су белән тәэмин итүнең 10 объектын төзү (реконструкцияләү) буенча чаралар дәвам итте. Шулай ук Кыйгы һәм Кушнаренко районнарында ике яңа объект ачылды. Бу максатларга 1 215,2 миллион сум күләмендә финанслау каралган, шул исәптән федераль бюджеттан – 1 190,9 миллион сум.
2024 елда Бөре, Кыйгы, Кушнаренко, Туймазы, Чишмә районнарында һәм Уфа шәһәрендә 792,3 миллион сумлык алты су белән тәэмин итү объектын төзеп бетерү планлаштырыла. Әлеге сумманың 776,4 миллион сумы федераль бюджеттан алынган.
Гомумән алганда, 2019 елда «Чиста су» федераль программасы старт алганнан бирле Башкортстанда эчәр су белән тәэмин итүнең 17 объекты файдалануга тапшырылган, 6 объектта эшләр дәвам итә. Проектны гамәлгә ашыру чорында сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән республика халкының өлеше 87,6 проценттан 91 процентка кадәр артты.