-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Федоровкада Күпфункцияле үзәк бүлеге ачылды

«Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында Федоровка районының Федоровка авылында ремонттан соң Күпфункцияле үзәк (КФҮ) бүлеге ачылды.

Федоровкада Күпфункцияле үзәк бүлеге ачылды
Федоровкада Күпфункцияле үзәк бүлеге ачылды

Хәзер бина федераль стандартларга туры килә. Ул бөтен Русия буенча барлык шундый ук учреждениеләр кебек үк стильдә бизәлгән. Үзәктә мөстәкыйль хезмәтләр алу өчен сектор һәм балалар почмагы оештырылган, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдырылган.

Шулай ук яңартылган учреждениедә килүчеләр төбәк, муниципаль һәм федераль дәрәҗәдәге дәүләт хезмәтләрен электрон форматта ала алачак.

Моннан тыш, КФҮ тирәсендәге территория дә төзекләндерелгән: җәяүлеләр зоналары һәм автомобильләр өчен парковка барлыкка килгән.

КФҮ - халык тиешле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу өчен мөрәҗәгать итә торган иң уңайлы учреждение. Бүгенге көндә үзәкләр 400дән артык хезмәт күрсәтә, һәм бу исемлек даими рәвештә арта бара.

Фото: национальныепроекты.рф

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: