Кытай Халык Республикасы баш таможня идарәсе таләпләре нигезендә, арпа ашлыгы салынган барлык 186 тимер юл вагоны да тикшерү һәм рәсмиләштерү процедурасын узган. Алынган пробалар “Россельхознадзор” карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә лаборатор экспертиза үткән.
"Энтомологик, гербологик һәм гельминтологик экспертизалар нәтиҗәләре буенча азык-төлек арпасында карантинлы зарарлы организмнар һәм икмәк запаслары корткычлары ачыкланмаган. Башкортстан продукциясе импортер ил таләпләренә тулысынча туры килә", - дип билгелиләр күзәтчелек ведомствосында.
2024 елның 8 аенда Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2023 елның шул ук күрсәткече белән чагыштырганда 9 процентка арткан. Экспорт күләме бу вакыт эчендә 7,7 процентка арткан.
Билгеле булуынча, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла . Аның максаты — 2030 елга чималсыз энергетикасыз товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.