+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Заманча дәресләр — бүгенге көн таләбе

Чакмагыш районы укучылары өчен “Үсеш ноктасы”нда мавыктыргыч дәресләр уза.

Заманча дәресләр — бүгенге көн таләбеЗаманча дәресләр — бүгенге көн таләбе
Заманча дәресләр — бүгенге көн таләбе

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чакмагыш районы Юмаш авылы урта мәктәбе базасындагы «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәгендә мавыктыргыч дәресләр уза.
9нчы сыйныф укучылары өчен «Төп электр приборларын шартлы билгеләү. Электр чылбырында параллель һәм эзлекле тоташу" темасына практик дәрес узды. Балалар практик эш биремнәрен бик теләп үтәде, үткәргечләрнең эзлекле, параллель һәм катнаш тоташтырулары булган электр чылбырларын җыя алды.

Химия лабораториясендә 8нче сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш чара үтте. "Балалар синең фәнне яратып укуын телисеңме? Алайса, кызыктыр аларны! Фән мавыктыргыч икәнен күрсәт!" — укытучылар дәресләрне шундый девиз астында үткәрә. Укучылар гамәли эшне башкарып чыкты һәм химиянең бик кызыклы фән булуына инанды.

«Үсеш ноктасы» мәгариф үзәген җиһазлау нәтиҗәсендә фәнне заманча дәрәҗәдә укыту мөмкинлекләре киңәйде, бу бүгенге көн таләбе булып тора", — дип билгелиләр Чикмагыш районы хакимиятендә.


Фото: contenta.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас