+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Иглиндә яңа мәктәп ачылды

Заманча мәктәпне ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Иглиндә яңа мәктәп ачылдыИглиндә яңа мәктәп ачылды
Иглиндә яңа мәктәп ачылды
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иглин районына эш сәфәре вакытында Иглин авылында 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбен ачу тантанасында катнашты. Аны Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында төзегәннәр.

1 225 укучыга исәпләнгән бинаны 2023 елның мартында төзи башлаганнар. Объектның бәясе — 1,1 миллиард сум, тагын 13,1 миллион сумны республика бюджетыннан мәктәпне заманча җиһазландыруга юнәлткәннәр. Эшләрне «1нче Төзелеш идарәсе" компаниясе алып барган.

Заманча сыйныфлардан тыш, уку йортында 500 урынлык актлар залы, 460 урынлык ашханә, ике спорт залы, стоматология кабинеты, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, йөгерү юллары, ясалма газонлы футбол кыры бар.

Башкортстан Башлыгы педагоглар коллективын һәм авыл халкын яңа мәктәп ачылу белән котлады. Төбәк җитәкчесе, шулай ук, төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм «1нче Төзелеш идарәсе”нең баш инженеры Роман Гусевка һәм «СтройБлокТехнология» җәмгыятенең төбәк директоры Михаил Золотовка Башкортстанның Мактау грамоталарын тапшырды.

— Иглин районы — тиз үсешүче район. Шуңа күрә яңа мәктәп — бик озак көтелгән объект. Без моны яхшы аңлыйбыз. Якын арада аның балалар белән тулачагы да билгеле. Шуңа күрә бердәнбер юл — тагын мәктәп төзү. Бу хакта без уйлыйбыз инде, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Яңа объект төзүгә җаваплы караган төзүчеләргә зур рәхмәт. Укытучыларга - яхшы укучылар, ә укучыларга яхшы укуларын телим, биредә алар иң яхшы белем алсын һәм соңыннан алар белән тормыш буйлап алга барсыннар.

Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова да авылдашларын ихлас котлады.
– Яңа белем учагы бик матур килеп чыкты, - диде Гүзәл Насыйрова. – Бу мәктәптә балаларга һәрвакыт җылы һәм уңайлы булсын. Алар – безнең киләчәгебез, һәм без аларга яхшы булсын өчен барысын да эшләячәкбез.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас