+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәдәнияткә дә, спортка да урын бар

Русия Президенты Владимир Путин кушуы белән булдырылган «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Кырмыскалы районында мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган.

Мәдәнияткә дә, спортка да урын барМәдәнияткә дә, спортка да урын бар
Мәдәнияткә дә, спортка да урын бар

Олыкүл авылы мәдәният йортында актлар һәм спорт заллары яңартылган. Шулай ук, бинаның түбәсе, стеналары, сәхнәсе, идәннәре һәм инженерлык челтәрләре ремонтланган. Эшләрнең гомум бәясе - 18 млн сумнан артык.

Олыкүл авылында 4 меңнән артык кеше яши. Анда мәдәният йорты1976 елдан эшли. Биредәге бию һәм музыка кабинетларыннан кеше өзелми. Биредә 200 тирәсе бала һәм өлкәннәр, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар шөгыльләнә.

Бинада «Батыр» спорт клубы эшли, авыл китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбе филиалы да урнашкан.

Мәдәният йортында даими рәвештә тантаналы җыелышлар, үзешчән сәнгать смотрлары, күргәзмәләр үткәрелә.

- Мәдәният йортын яңарту - районда мәдәният үсешендә мөһим адым. Иҗади берләшмәләрдә һәм түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар һәм яшьләр хәзер иҗатка яңа импульс алачак, - диде Олыкүл авылы мәдәният йорты оештыручысы Ләйсән Нәзирова.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас