Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июнендә төбәк җитәкчесе халык белән очрашу вакытында авылда иске бина урынына яңа клуб төзеләчәген билгеләп үткән иде. Эшләр быел җәй башланды. Бу ел ахырына кадәр белгечләр бинаның фундаментын салырга, стеналар күтәрергә, түбәсен ябарга һәм инженерлык коммуникацияләрен үткәрергә планлаштыра. Калган эшләрне 2025 елда башкарачаклар.
Мәйданы 897 квадрат метр булган бер катлы бинада 150 урынлык тамаша, хореография заллары, китапханә, драма түгәрәге һәм дәвалау физкультурасы, аэробика белән шөгыльләнү өчен бүлмәләр булачак.
Башкортстан Башлыгы төзүчеләр белән эш барышы турында сөйләште, урындагы халык белән аралашты. Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, мәдәни үзәк төзелешен 2025 елның сентябренә тәмамларга планлаштыралар.
- Без моңарчы модульле клуб та куя алыр идек, ләкин халык баш тартты. Хәзер кирпечтән салабыз, - диде Радий Хәбиров. - Әйбәт мәдәни үзәк килеп чыгачак. Авыл зур – мең кеше яши. Әлбәттә, ул аларга кирәк.