Ул Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Ибраһимов урамын төзекләндерү берничә ел элек үк башланган. Ул вакытта светофор куйганнар, яктырткычлар ясаганнар, коймаларны алыштырганнар, иске зиратның коймаларын яңартканнар.
Узган ел Кыйгы районы халкы федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында әлеге урам буенча җәяүлеләр зонасын төзекләндерү өчен тавыш бирде. Проектның төп идеясе Ибраһимов урамын район һәм авылның визит карточкасы итүдән гыйбарәт иде.
Хәзер авылның төп урамы шактый үзгәрде: яңа җәяүлеләр сукмаклары, яңа асфальт түшәмәләр, бөтен участокны яктырту, эскәмияләр, урналар, яктыртучы шарлар, арт-объект - «Кыйгыр» кош сыны төшерелгән пьедестал барлыкка килде. Кыйгыр (Чыпчык) кош - югарыкыйгылыларның символы. Затлы һәм кыю кош шулай ук авыл гербында төп фигура булып тора.
Җәяүлеләр зонасы авыл халкы арасында инде популяр, ял итү һәм йөрү өчен иң яраткан урыннарның берсенә әверелгән.
Фото район хакимияте сайтыннан.