Бу хакта "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Агач эшләнмәләре үрнәкләре "Россельхознадзор" карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә экспертизалар узган.
"Тикшерү нәтиҗәләре буенча ылыслы һәм яфраклы токымнардагы агач пробаларында карантинлы зарарлы организмнар табылмады. Башкортстан продукциясе импортер илләр таләпләренә тулысынча туры килә", - дип йомгакладылар күзәтчелек ведомствосында.
Фото: "пресс-служба управления Россельхознадзора по РБ"