+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнеп үсәләр

Федоровка районында укучылар өчен Гражданнар оборонасы айлыгы оештырылды.

Хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнеп үсәләрХәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнеп үсәләр
Хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнеп үсәләр

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының «Русия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проекты кысаларында Федоровка районының Бала-Чытырман авылы мәктәбендә Гражданнар оборонасы айлыгы узды. Ул гражданнар арасында патриотик тәрбия системасы эшләвен тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Чара укучыларның хәвефсезлеген арттыру һәм гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр мәсьәләләре буенча укыту ысулларын камилләштерү максатында оештырылган.

Бер ай дәвамында муниципалитетта төрле чаралар уздырылган. 1-11нче сыйныфларның җитәкчеләре тарафыннан «Синең хәвефсезлегең» темасына тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелгән. Русия Гражданнар оборонасы көне уңаеннан Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләренә багышланган Бөтенрусия ачык дәресе үткәрелгән.

Укучылар өчен гадәттән тыш хәлләрдә саклану чараларын куллану буенча теоретик дәресләр һәм гамәли күнегүләр үткәрелгән. Педагогик коллектив белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында инструктажлар уздырылган.

"Укучылар куркыныч янаучы күренешләр, үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, ашыгыч хезмәт номерлары, эвакуация схемалары, шулай ук табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләр һәм террорчылык янаулары вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге белән танышты», — дип билгеләп үтте Бала-Чытырман мәктәбе директоры Әкълимә Гаеткулова.

Фото: contenta.info

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас