+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тайнаш укучылары биологияне ярата

Мәктәпнең "Үсеш ноктасы"нда мавыктыргыч дәресләр уза.

Тайнаш укучылары биологияне яратаТайнаш укучылары биологияне ярата
Тайнаш укучылары биологияне ярата
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чакмагыш районының Тайнаш урта мәктәбе базасындагы «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәгендә биология буенча мавыктыргыч дәрес узды.

Дәреснең максаты — биологияне өйрәнү ысулларын үлчәү методикасы мисалында дәвам итү, укучыларның табигатьне өйрәнү ысуллары турындагы белемнәрен киңәйтү, һәр укучының һәвәслеген, мөмкинлекләрен һәм кызыксынуын исәпкә алып, аның белем алу ихтыяҗын тәэмин итү.

Нинди үлчәү приборлары була? Аларны ни өчен кулланалар? Укучылар шундый сорауларга җаваплар тапты. Дәрестә электрон презентация, үлчәү приборларын күрсәтү, укучыларның үлчәү приборлары белән эшләве кебек ысуллар кулланылды. Балалар термометр, барометр, үлчәү, рулетка, линейка, сәгать, мензурка һәм яктылык микроскобы белән танышты. Дәрес инновацион, кызыклы, мавыктыргыч булды.

"Лаборатор җиһазлар теоретик белемне практикада куллану гына түгел, укучыларны биология фәне белән кызыксындыруга булыша», — ди биология укытучысы Айгөл Сәмигуллина.

Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас